Собянин Татарстанда Мәскәү электрон мәктәбенең эшләнмәләрен кертүнең мәгънәсен аңлатты

2023 елның 26 августы, шимбә

Татарстанда Мәскәү электрон мәктәбе (МЭШ) сервисларын гамәлгә кертү белем бирү мохитен заманчалаштырырга ярдәм итәчәк, дип белдерде Мәскәү мэры Сергей Собянин. Ул ассызыклаганча, бу проект отышлы һәм кызыклы , Татарстан өчен сыйфатлы белем бирүгә зур мөмкинлекләр бирә.

Мәскәүдә МЭШ инде 7 ел эшли, ул платформа белән 2,8 млн кеше файдалана. Бу тәҗрибә Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча башка төбәкләргә дә кагыла. Татарстаннан тыш, МЭШ сервислары базасында белем бирү платформасы тагын ике регионда - Калуга һәм Мәскәү өлкәләрендә кертелә, дип өстәде Собянин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International