Менделеевскиның 3 нче химия-технология лицее, капиталь ремонттан соң, 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәчәк. Яңартылган уку йортын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.
КНИТУ-КХТИ ректоры Юрий Казаков лицейны карау барышында тагын бер яңа уку йорты булдыру этаплары турында доклад ясады, бу юлы урта һөнәри белем бирүче - Менделеевск химия-технология көллияте, аны 2025 елда ачу планлаштырыла. Менделеевскида булачак көллияте- Менделеевск районы администрациясе, КНИТУ-КХТИ һәм «Аммоний» компаниясенең 2022 елда төзелгән нефть-газ химиясе тармагы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән килешү кысаларында хезмәттәшлек программасының төп проектларының берсе.
Менделеевск химия-технология көллиятен үстерү драйверлары булып КНИТУ-КХТИның югары квалификацияле яшь укытучылары, химияне өйрәтүгә, автоматлаштыруга һәм программалаштыруга яңа алымнар, уку процессына заманча идарә итү инструментларын һәм системаларын, студентлар һәм укытучылар өчен администрация һәм предприятиеләрдән исемле стипендияләрне кертү тора.