Казан белгечләре һәм укучылары мәктәп тирәлеген балалар өчен ничек кызыклы итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар

2023 елның 25 августы, җомга

"Смена" заманча мәдәният үзәгендә мәктәпләрне ничек итеп  үзгәртергә һәм уку йортларын яшүсмерләр өчен тарту ноктасы итәргә сәләтле инициативалар турында дискуссия узды. Анда мәктәп укучылары, педагоглар, ата-аналар, "Беренчеләр хәрәкәте" вәкилләре һәм башкалар катнашты.Халык белән бергә экспертлар һәм укучылар гомуми белем бирү учреждениесендә  ничек итеп сәламәт һәм дустанә мохит формалаштыру, укучыларга нинди курслар җитми  икәнлеге турында фикер алыштылар.

Балаларны мәктәпләр эчендә актив эшчәнлеккә җәлеп итү, шәхесне төрле юнәлешләрдә,  иҗади һәм спорт өлкәләрендә,  үстерү мөһим, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе  ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Дискуссиядә катнашучылар өчен аноним онлайн-тавыш бирү үткәрелде, анда алар  үзләренең  мәктәптән тыш буш вакытларын   үткәрү  урыннарын сайладылар. Күпчелеге өйдә дип  тавыш бирде, кемдер парклар һәм скверлар, төрле иҗади активлык өчен тавыш бирде. Кайбер мәктәп укучылары педагоглар тарафыннан аңлашылмаучанлыкка һәм коллектив эчендә әйләнә-тирә мохитне аңламауга зарланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International