РФ югары уку йортларында дәүләтчелек нигезләре турындагы курс өчен 6 меңгә якын педагог әзерләнгән

2023 елның 26 августы, шимбә

6 меңгә якын педагог "Россия дәүләтчелеге нигезләре" дигән яңа курсны укыту өчен әзерләнгән, ул Россия югары уку йортларында 1 сентябрьдән старт алачак, дип хәбәр итте РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова.

Гыйнвар ахырында РФ президенты Владимир Путин Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге курсны югары белем бирү программаларын әзерләргә һәм кертүне йөкләде, ә норматив база моның өчен алданрак әзерләнгән иде, шул исәптән РФ Конституциясенә төзәтмәләр һәм 2030 елга кадәр Россия үсешенең милли максатлары турындагы указ белән.

Курсны эшләү белән Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган "Россия ДНК" проекты шөгыльләнә. Проектның фәнни җитәкчесе Андрей Полосин ТАССка хәбәр иткәнчә, югары уку йортларына курс буенча кимендә өч уку әсбаплары тәкъдим ителәчәк. Курс  концепциясе проектыннан, курсның  биш бүлектән торуы, ул  52 сәгать тәшкил итәчәк икәнлеге  аңлашыла. Шулай ук,  курс кысаларында мөстәкыйль эш өчен 20 сәгать каралган, шулай итеп, аның гомуми дәвамлылыгы 72 сәгать тәшкил итәчәк. Укытучыларны укыту 11 апрельдән РАНХиГС базасында алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International