Яр Чаллы яңа уку елына әзерләнә

2023 елның 25 августы, җомга

Автоградта быел 8 мәктәп, 7 азык-төлек блогы төзекләндерелде.

Шәһәр Советының партия десанты,  "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова катнашында 23 нче мәктәптә булды һәм 15 нче мәктәпнең  азык-төлек блогын карады.

2023 елда республика программасы кысаларында 7 мәктәптә  ( 3, 12, 15, 23, 35, 48, 58 мәктәпләр)  107,5 млн сумлык азык-төлек  блокларын ремонтлау башкарылган.

Хәзерге вакытта капиталь ремонт төгәлләнгән, ә  2 учреждениеләрдә ремонт бу атнада төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International