Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин Яр Чаллы мәгариф системасына югары бәя бирде. Моны ул 62 нче мәгариф үзәгендә узган август конференциясендәге чыгышында әйтте.
Шулай итеп, БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә Яр Чаллы учреждениеләре керде. Рус теле буенча 26 нчы гимназия (4 нче урын), 76 нчы гимназия (12 нче урын), 36 нчы лицей (18 нче урын), 61 нче гимназия (19 нчы урын) кергән.
Математикадан рейтингта берничә мәктәп: 26 нчы гимназия (5 урын), 77 нче гимназия (10 урын), 19 нчы мәктәп (12 урын), 76 нчы гимназия (15 урын), 58 нче мәктәп (18 урын), 57 нче гимназия (20 урын). Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан мәктәп укытучыларын "Минем мәктәп" дистанцион укуга тоташтырылачак. Платформа гомумроссия программасына керәчәк. Моннан тыш, укытучыларны тестлаштыру гамәлдән чыгарыла.