Россия җыелма командасы составында Татарстан укучысы халыкара стандартлар олимпиадасында призер булды

2023 елның 25 августы, җомга

Казан элемтә техникумы студенты Данил Буртов ил җыелма командасы составында Көньяк Кореяда узган стандартларның XVIII халыкара яшьләр олимпиадасы призеры булды. Бу хакта "ЦСМ Татарстан" ФБУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк Кореяның Ансан шәһәрендә узган ярышларда тугыз илдән 130 дан артык укучы катнашты, алар арасында Корея Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Россия Федерациясе, Индонезия, Сингапур, Руанда, Казахстан, Япония һәм Перу бар.

 Россия җыелма командасы Корея индустриаль сәнәгать технологияләре тикшеренү институтыннан ике мактаулы махсус приз алды. Шулай ук олимпиада кысаларында, мәдәни алмашу сыйфатында, « Шоу талантов » иҗади бәйгесе узды, анда команда ике номер башкарды һәм җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International