1 сентябрьдән мәктәпләрдә белемнең алтын стандарты эшли башлый, ягъни база планкасы, аннан да түбәнрәк төшәргә ярамый. Югарырак менсәң - рәхим ит. Моның өчен Мәгариф министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңартты һәм алты фән буенча белем бирүнең бердәм стандартын кертте: рус теле, әдәбияты, тарихы, җәмгыять белеме, география һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре. Башлангыч мәктәптә ул рус теле, уку һәм әйләнә-тирә дөнья.
Әлеге федераль төп белем бирү программалары илнең барлык мәктәпләренә дә кертелә. Мәктәп укытучыларына һәм директорларына ярдәмгә онлайн-сервислар эшләнгән: эш программалары конструкторы һәм укыту планнары конструкторы.