Миңнеханов Лениногорскида беренче сыйныфка барачак укучыларга портфельләр тапшырды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эш сәфәре барышында булачак беренче сыйныф укучыларына  портфельләр тапшырды.

«1 сентябрь алдыннан булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру күркәм гадәткә әйләнде», - диде Рөстәм Миңнеханов, балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.Республика җитәкчесе ремонтланган Яшьләр үзәге бинасы мәйданчыгында портфельләр тапшыруның символик булуына игътибарны юнәлтте. "Яшьләребезне тәрбияләү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру - безнең бурыч", - дип ышандырды ул.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе 2007 елдан  гамәлгә ашырыла. Быел акциядә катнашучылар арасына әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар да  керде. Бу юлы Татарстанда 32 меңнән артык бала мәктәп әсбаплары алачак, алар арасында – 7788  беренче сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International