Капиталь ремонттан соң Буа ветеринария техникумы ачылды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Капиталь ремонттан соң Буа шәһәрендә ветеринария техникумы ачылды. Вакыйгада республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

 

«Бүген Илсур Гәрәев белән бергә Буа ветеринария техникумы бинасында булдык. Биредә зур эш башкардылар: җылылык һәм электр челтәрләрен , ишек һәм идәннәрне алыштырдылар,  кабинетлар һәм актлар залын тәртипкә китерделәр», - дип язды үзенең телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.

Студентлар өчен биредә хәрәкәт итү зоналары һәм студентлар отрядлары штабы оештырылган. Шулай ук техникум базасында яңа IT-юнәлеш дә эшли, электрон сәүдә гасырында танылган белгеч Юлия Гордон маркетплейсларда эшләргә өйрәтә.

"72 млн сум акча сарыф ителгән Капиталь ремонт өчен 72 млн акча тотылды, бу  эшләрне  республикабыз ярдәме белән  башкара алдык”, - дип өстәде Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International