ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына сәфәре барышында Васильево бистәсендәге Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә булды. Учреждениегә 1929 елда нигез салынган, 2019 елда анда капремонт уздырганнар, түбәне, тәрәзәләрне, инженерлык челтәрләрен алыштырганнар, йокы корпусын, санузелны, уку кабинетларын, спорт залын һәм азык-төлек блогын ремонтлаганнар. Ике елдан соң шулай ук территорияне төзекләндерү һәм фасадны тышлау да үткәрелгән.
Анда барлыгы 591 бала укый, шуларның 84е интернатта яши. Янгын сүндерү-коткару спортына зур игътибар бирелә. 2023 елның апрелендә кадетлар Татарстан Республикасының «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының региональ этабында яшүсмерләр командалары арасында «Коткару эшләре» компетенциясе буенча җиңү яуладылар, ә «Профессионаллар-2023» һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионатының сайлап алу этабында команда икенче урынны яулады.