Казанның ике укучысы информатика буенча Халыкара олимпиадада катнашачак

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Информатика  буенча 35 нче Халыкара олимпиада 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр Венгриядә узачак. Һәр илне сайлап алулар узган дүрт мәктәп укучысы тәкъдим итәчәк. Олимпиада ике турны үз эченә ала, һәркайсына бишәр сәгать бирелә. Бу вакыт эчендә өч алгоритмик мәсьәләне хәл итәргә һәм программалаштырырга кирәк.

Россия җыелма командасы составы:

Гимран Абдуллин, 2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре;

Иван Пискарев, 2086 нчы мәктәп, Мәскәү шәһәре;

Валерий Родионов, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, Казан шәһәре;

Антон Степанов, В.Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицее, Мәскәү ш.

Җитәкчеләре - ИТМО Милли тикшеренү университеты мәгълүмати технологияләр һәм программалаштыру факультеты доценты Андрей Станкевич, Мәскәү физика-техник институтының ИТ-белем бирү үзәге директоры Алексей Малеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International