Бу хакта педагогия хезмәткәрләренең традицион район август киңәшмәсендә район башлыгы Ранис Камартдинов белдерде.
Яңа уку елында район үзәгендәге мәктәпләрнең 1 сыйныфларында татар сыйныфлары, ә шәһәрнең балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркемнәр ачылачак. Шулай итеп, мәктәпләрнең милли челтәре саклана. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк», - диде Ранис Камартдинов.
Быел Буа районында беренче сыйныфка 410 бала бара, шуларның 308 е – Буаның үзендә. Балаларга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында канцелярия кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырдылар.