Казан мәктәпләренә ике ел эчендә Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 130 педагог эшкә урнашкан.Укытучылар еш кына ТР башкаласына Башкортстан, Марий Эл, Киров, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән күченә, дип хәбәр итте район мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Быел югары уку йортында максатчан юнәлеш буенча 31 кешегә югары белем бирү турында диплом тапшырылды. Сентябрьдә алар Казан мәктәпләрендә эшкә керешәчәкләр. Соңгы биш елда ТР башкаласының мәгариф учреждениеләрендә 1,8 меңнән артык яшь белгеч эшкә урнашкан.