Көз башында Казанның биш балалар бакчасы капремонттан соң ачылачак

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Быел Казанда 17 мәктәп һәм ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Тагын биш мәктәпкәчә учреждениеләрдә ремонт эшләрен  көз башында тәмамлыйлар.Бу хакта башкарма комитетта аппарат киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Ремонтланган мәктәпләр Белем көнендә үз ишекләрен ачачак, ә яңартылган ике балалар бакчасы инде эшли, дип билгеләп үтте ул . Калган мәктәпкәчә учреждениеләрдә төзүчеләр санузеллар, коймалар, түбәләрне ремонтлыйлар, шулай ук тәрәзәләрне алыштыралар.

Мәктәпләрдә капремонт белән бер үк вакытта азык-төлек  блокларын да яңарттылар. Быел эшләр 21 ашханәдә булды,  хәзер алар мәктәп рестораннары дип атала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International