Россия Мәгариф министрлыгы 2023/24 уку елына тәрбия эшләренең якынча календарь планын эшләде. Ул дәүләт мәктәпләре, лицей һәм гимназияләр, көллият һәм техникумнар өчен, шулай ук дәүләт аккредитациясе булмаган мәгариф оешмалары өчен төзелгән. План илебезнең тарихы, әдәбияты, фәне һәм сәнгате белән бәйле истәлекле һәм юбилей даталарын, шулай ук тәрбия эшенең календарь планы кысаларында тәкъдим ителә торган чараларның өстәмә исемлеген үз эченә ала.
Исемлеккә 67 чара керә, алар арасында - «Без срока давности» иншалар конкурсы, «Орлята Россия» программасы, «Уроки мужества» һәм «Лига вожатых» проектлары, «Наследники традиций» халык мәдәнияте фестивале, «Большая перемена» конкурсы, «Горячее сердце» дәүләт инициативасы, «Дороги Победы » программасы, «Школа Героя» форумы һәм башка чаралар бар.