29 августтан 2 сентябрьгә кадәр “Ватан геройлары Вахтасы” проекты кысаларында Россиянең 20 Герое кергән делегация кадет мәктәпләренә, балалар сәламәтләндерү лагерьларына һәм Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль районнары һәм Казан мәктәпләрендә булачак, анда “Батырлар дәресе” үткәрәчәк һәм үзләренең батырлыклары турында сөйлиячәкләр.
Дәресләрдән тыш, Россия Геройлары делегациясе Татарстан җитәкчелеге белән очрашачак, истәлекле урыннарга һәм геройларның каберләренә чәчәкләр салачак.