Белем көнендә мәктәпләргә килүгә чикләүләр юк

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына  ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр  килде. Шул уңайдан,  Белем көнендә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарының  мәктәпкә килүләренә бернинди чикләүләр дә юклыгын хәбәр итәбез. Шул ук вакытта олыларның  түбәндәгеләргә игътибарлы булуы сорала.

 1 сентябрь - беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәктәпне тәмамлаучылар өчен зур бәйрәм, анда чакырылган кунаклар гына түгел ,  бер-берсе белән таныш булмаган кешеләр җыела.Болар барысы да мәктәп җитәкчелегенең бәйрәмне оештыруга зур игътибарын таләп итә, куркынычсызлык техникасы һәм террорчылыкка каршы режим кагыйдәләрен үтәүне таләп итә.

Ата-аналарга мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышырга, штаттан тыш хәлләргә юл куймау һәм бәйрәм атмосферасын булдыруга  ярдәм итү һәм  һәркем өчен беренче кыңгырау бәйрәменең  матур хәтирәләрен булдыру максатыннан гомуммәктәп чараларына барырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International