Татарстан хакимияте педагоглар өчен ”Безнең яңа укытучы» дигән яңа грант расладылар

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда педагогларга ярдәм итү өчен «Безнең яңа укытучы» дигән яңа грант барлыкка килде. Ул мәгариф учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын хәл итәргә  ярдәм итәр дип планлаштырыла.Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Грант алуга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре дәгъва белдерә ала. Алар югары яки урта һөнәри белемле булырга тиеш. Грант алуга гариза бирү вакытына педагогларга 35 елдан да артык булырга тиеш түгел, ә аларның һөнәри стажы кимендә өч ел булырга тиеш, диелә документта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International