Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елда ТР Рәисе стипендиясен билгеләү өчен дәгъвачылар исемлеге төзелә. Стипендия 1 сентябрьдән югары белем бирү мәгариф оешмасында белем алуның уңай нәтиҗәләре булганда календарь уку графигы нигезендә аттестация йомгаклары буенча (академик бурыч һәм «канәгатьләнерлек» билгесе булмау) аена 7 мең сум күләмендә билгеләнә.
Стипендия бакалавриат, специалитет , магистратурада көндезге бүлектә белем алучы югары белем бирү мәгариф оешмалары студентларына федераль һәм республика, җирле бюджетыннан, шулай ук элек Татарстан Республикасы Рәисе стипендиаты булмаган физик яисә юридик затлар акчалары исәбеннән билгеләнә.