Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнеханов Саба муниципаль районында булды. Аны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.
Байлар Сабасына визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Саба аграр көллияте тулай торагының яңа бинасында булды. Көллияттә авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, икътисад һәм бухучет, төзелеш һәм башкалар кебек белгечлекләргә 293 кеше укый. Моннан тыш, белгечләр әзерләүнең кыска сроклы программалары да оештырылган. Яңа тулай торак 173 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов торак бүлмәләрне, медицина блогын, спорт залын карады.