«Фәнгә тугрылык өчен» Бөтенроссия премиясе лауреатлары Сириуста яшь галимнәр конгрессында катнашачак

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

«Фәнгә тугрылык өчен» IX Бөтенроссия премиясенең 14 җиңүчесе Фән һәм технологияләр унъеллыгының төп вакыйгаларының берсенә - Яшь галимнәр конгрессына бара алачак. Премиядә катнашуга гаризаны 12 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта бирергә мөмкин. Лауреатларның  исемнәре октябрьдә узачак тантаналы чарада игълан ителәчәк.  

Быел «Фәнгә тугрылык өчен» премиясе 14 номинацияне үз эченә ала, шуларның 4се  яңа. Илебез фәне һәм югары белемнең популяризаторлары хәзер чит илдә "Фән - дөньяга" категориясендә гариза бирә ала. Педагог һәм остаз елында «Остаз» номинациясе өстәлде. Масштаблы инициативалар "Елның фәнни-популяр проекты" буларак тәкъдим ителгән. Шулай ук быелдан Фән һәм технологияләр унъеллыгы проектларына өлеш керткән өчен махсус номинация кертелгән.

Җиңүчеләр конкурс партнерларыннан акчалата бүләкләр һәм махсус призлар алачак: атом бозваткычында сәяхәт, Россия космодромнарының берсенә бару һәм “Иркут” корпорациясе инженерлык үзәгенә уникаль экскурсия.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International