15 августтан 25 августка кадәр Росатомның агарту проектлары финалистлары - "Җиңүгә 50 ел" атом бозваткычында арктик экспедициядә катнашканнар. Экспедиция составына Россиянең 41 төбәгеннән мәктәп укучылары керде.
«Ледокол знаний» проектында җиңүчеләрнең берсе - «Иннополис лицее» укучысы Мальцева Светлана. Балалар белән бергә планетаның иң төньяк ноктасына танылган галимнәр, фән һәм экспертлар менгән. Рейста катнашучылар - МИФИ профессоры, фән популяризаторы Владимир Решетов һәм Россия квант үзәгенең "Квантовая оптика" төркеменең өлкән фәнни хезмәткәре Дмитрий Чермошенцев. Экспедициядә шулай ук балаларны легендар сәяхәтче, мактаулы полярник Виктор Боярский озата йөргән. Бортта остаз сыйфатында "Россия ел укытучысы-2022" конкурсында җиңү яулаган Дмитрий Лутовинов ба бар.