Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәпләрне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты

2023 елның 1 сентябре, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.  Тантанада ВКС режимында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия ВЭБ үсеше дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты.   Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, милли проектлар, федераль программалар һәм республика ярдәмендә яңа уку елына 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән, аңа тотылган  акчаның  гомуми суммасы 17 млрд сумнан артык. Моннан тыш, республикада шулай ук 139 мәктәп, 143 мәктәптә 2 спорт залы һәм азык-төлек блогы ремонтланган һәм җиһазландырылган.

Россия мәгариф министры Татарстанның мәгариф системасында эшнең нәтиҗәлелеге буенча лидер булуын әйтте. "Тулаем ил буенча, мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган күп кенә нәрсәләрне без Сездән алабыз. Һәрвакыт үрнәк итеп китерәбез. Без Татарстан Республикасының  мәгариф объектларын төзү тәҗрибәсен  бөтен илгә таратырга телибез», - дип белдерде Сергей Кравцов.

Бүген Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнарында, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә яңа мәктәпләрне  тапшырдылар. Тулаем алганда, 2010-2022 елларда республикада 88 яңа мәктәп төзелгән  һәм 51 меңнән артык яңа урын булдырылган.  Бүген тапшырылган объектларны исәпкә алып, өстәмә рәвештә тагын 9 мең 674 урын барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International