1 сентябрьдә Татарстанда 11 яңа мәктәп ачылачак

2023 елның 1 сентябре, җомга

Яңа уку елы алдыннан Татарстанда «Мәгариф» илкүләм  проекты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм республика бюджетыннан  17 миллиард сумнан артык суммага 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелде.

Моннан тыш, 5,7 млн. сумга 139 мәктәп ремонтланган һәм җиһазландырылган . Шул исәптән ТР бюджеты хисабына 2,9 млн сумлык 2 спорт залы  һәм 143  мәктәптә 1 млрд сумлык азык-төлек локларын ремонтлау һәм җиһазлау эшләре башкарылды.

Бу уку елында беренче сыйныфка  57 мең 494  укучы  (Казанда 20 мең 818 укучы ), ә барлыгы 512 меңгә якын укучы  мәктәпкә барачак  (Казан да 178 мең 605 укучы ).Тагын 4 яңа балалар бакчасы эшли башлаячак. “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында 66 авыл мәктәбенең матди-техник базасы яңартылды.  Мәгариф оешмаларына 1 меңгә якын яшь белгеч  эшкә киләчәк. Шуларның 400гә якыны  Казан  мәктәпләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International