Татарстан Республикасы Буа районының гуманитар ярдәм җыю штабына “Әкият” балалар бакчасыннан яшелчәләр төялгән йөк китерделәр. «Капитошка» хәзерлек төркеме балалары үзләре орлыклар чәчкәннәр һәм җәй буе үсентеләрне карап, тәрбияләп үстергәннәр. Кадрлары үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.
«Көз көне алар уңыш җыеп алдылар һәм «Дары осени для бойцов» акциясенә кушылдылар. Тәрбиячеләргә идея өчен, нәниләргә тырышлыклары һәм өлеш керткәннәре өчен рәхмәт! Ышанам ки, бу игелек орлыклар һәркемнең күңелендә матур чәчәк булып үсәчәк», - дип язган район башлыгы.