Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Белем көне белән котлавы

2023 елның 1 сентябре, җомга

Хөрмәтле укучылары, студентлар һәм әти-әниләр, укытучылар һәм барлык педагогик хезмәткәрләр, Сезне  Белем көне белән  котлыйм!

 

Белем көнендә бөтен ил буйлап тантаналы линейкалар уза һәм  җылы, матур сүзләр яңгырый. Алда сезне яңа ачышлар, тикшеренүләр, гаҗәеп очрашулар, иҗади уңышлар, чакырулар һәм җиңүләр көтә.

Кадерле укытучылар һәм остазлар, сезгә фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз һәм педагогик талантыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Нәкъ менә сез бүген балаларга яңа белем биреп кенә калмыйча, ә традицион кыйммәтләрне саклап калу һәм Россиянең булачак гражданнарының шәхесен тәрбияләү сагында торасыз.

Уку елы башлану зур өметләр белән бәйле. Шуңа күрә ул вакыйгалар белән тулы булсын. Укуда һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар, куелган максатларга ирешүдә кыюлык һәм тәвәккәллек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International