Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышында чыгыш ясады. Ул яңа уку елында укучылар, педагоглар һәм ата-аналарга , федераль төп гомуми белем бирү программалары, тәрбия эшенең бердәм планы, бердәм дәреслекләр һәм хезмәт тәрбиясен кайтару турында сөйләде.Чара Мәскәүнең 2107 нче мәктәбе мәйданчыгында узды. Онлайн-форматта аңа илнең барлык төбәкләреннән катнашучылар да кушылды. Гомумроссия ата-аналар җыелышында шулай ук Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Балачак, гаилә һәм тәрбия өйрәнү институты директоры, Милли ата-аналар ассоциациясенең координация советы әгъзасы Наталья Агре катнашты.
Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә мәктәп мәгарифенең милли системасын формалаштыру тәмамланды, ул педагогик фәннең алдынгы казанышларына һәм Россия һәм совет мәктәбенең иң яхшы тәҗрибәсенә нигезләнгән.
Ачык диалог форматында үткән гомумроссия ата-аналар җыелышында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Мәктәптә катнашкан ата-аналарда да, илнең төрле төбәкләрендә дә видеоэлемтә буенча чарага кушылган ата-аналарга да сорау бирү мөмкинлеге булды.