Россия Мәгариф министрлыгы 2024 елда федераль инновацион мәйданчык статусын алуга дәгъва кылучы оешмалардан гаризалар кабул итү башлануын игълан итә

2023 елның 1 сентябре, җомга

Әлеге статусны алуга гаризлар 2023 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителәчәк.

Гаризалар мәгариф өлкәсендә инновацион инфраструктураны формалаштыру һәм эшләтү тәртибенә, шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 22 мартындагы 21н номерлы боерыгы белән гомуми белем бирү, урта һөнәри белем бирү, балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә инновацион инфраструктураны формалаштыру һәм эшләтү мәсьәләләре буенча Координация органы адресына юллана.

Барлык гаризалар fip-edu.ru мәгълүмат ресурсыннан файдаланып гаризаның типовой формасы нигезендә әзерләнергә һәм аны дәгъвачы оешма җитәкчесе яисә аның вазыйфаларын башкаручы зат тарафыннан имзаланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International