Экспертлар Россиянең иң яхшы 10 балалар лагерен ачыклаячак

2023 елның 1 сентябре, җомга

«Россиянең иң яхшы балалар лагере - 2023» беренче Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Анда төбәк реестрларына кертелгән стационар шәһәр яны балалар лагерьлары вәкилләре катнаша ала. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Гаризаны 18 сентябрьгә кадәр Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм Россия Мәгариф министрлыгының край өйрәнү үзәге сайтында бирергә мөмкин.

19 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр эксперт комиссиясе бирелгән материалларны караячак. Балаларның яшәү шартлары, тәрбия эше программасы, лагерь турында аның рәсми сайтында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы,  конкурс нигезендә сайлап алу турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән башка критерийлар бәяләнәчәк.

Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручыларның Бөтенроссия «Большие смыслы» форумында узачак, ул 2023 елның 10 октябреннән 13 октябренә кадәр «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International