30 августта Сибурның Түбән Кама предприятиесе хезмәткәрләре аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 20 балага яңа уку елына мәктәп комплектлары бүләк иттеләр.Анда балаларның теләкләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып мәктәп һәм спорт формасы, төсле һәм уңайлы портфельләр, канцелярия кирәк — яраклары тупланган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Тиздән мәктәпкә” акциясе “Яхшы эшләр формуласы” СИБУР социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә оештырылды. Түбән Кама нефтьчеләре анда инде икенче ел рәттән катнашалар. Җыелмаларны тантаналы тапшыру Лемаев исемендәге скверда "Смена" җәйге китап фестивалендә узды. «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов балаларны уку елы башлану белән котлады.