Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

"Кадерле балалар, хөрмәтле  укытучылар!  Сезне бүгенге бәйрәм, Белем көне белән котлыйм!

1 сентябрь-Идел буе федераль округы төбәкләре һәм бөтен  илебез балалары һәм аларның гаиләләре өчен мөһим көн. Кемдер өчен бу белемгә катлаулы һәм мавыктыргыч юлның башы, дуслар белән танышу, уңышлар өчен шатлык һәм горурлык. Югары сыйныф укучылары өчен бу һөнәр сайлау, мөстәкыйль тормышка беренче адымнар.

Шунысы мөһим,  бүген  безнең шефлыкта булган ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә  тыныч мәктәп тормышы башланачак: алар яңа якты сыйныфларда парта артына утырачаклар һәм яраткан укытучылары белән бергә бөтен Россиянең  миллионлаган балалары кебек дөньяны танып беләчәкләр. Дуслар, бу уку елы сезнең өчен кызыклы, бай һәм нәтиҗәле булсын! Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим  сезгә!” - диелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International