Рөстәм Миңнеханов: республикада 500 меңнән артык бала мәктәпләргә бара, шуларның 57 меңнән артыгы беренче сыйныф укучылары

2023 елның 2 сентябре, шимбә

Казанның Яңа Савин районында 107 нче  номерлы «Открытие» гимназиясе укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты. Гимназия Сибгат Хәким урамында урнашкан, белем бирү учреждениесе 1 224 укучыга исәпләнгән .

Бина лабораторияләре һәм эксперименталь зоналары булган заманча уку кабинетлары, лингафон кабинетлары белән җиһазландырылган, видеоэлемтә мөмкинлекләре булган конференцияләр залы бар.

Гимназиядә 22 башлангыч сыйныф кабинеты, озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре, 5-11 сыйныфлар өчен 48 уку кабинеты бар ,  спорт-сәламәтләндерү комплексы үз эченә ике спорт залын ала,  тренажерлар белән кече гимнастика залы һәм җиһазландырылган киенү  һәм  душ бүлмәләре, ике бүлекле бассейн бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International