Рөстәм Миңнеханов Әлмәт ремонттан соң ачылган мәгариф учреждениеләрендә булды

2023 елның 2 сентябре, шимбә

 Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре белән килде.  Эш сәфәренең төп максаты - Нефтьчеләр көненә багышланган чараларда катнашу.  Әлмәттә булганда Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге һәм нефть тармагы вәкилләре белән  очрашты һәм берничә мәгариф учреждениесендә булды. Беренче объект  инженерлык лицее бинасында ачылган креатив индустрияләр мәктәбе (Гафиатуллин ур.) булса, икенче объект Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия булды (Ленин ур., 124).

Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия 1996 елдан бирле эшли. Бу 3 катлы бина, хәзерге вакытта биредә 1 меңнән артык бала укый. Тагын бер объект М.К.Таһиров исемендәге 1 нче лицей булды. Лицей реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган.  Шәһәр өчен бу лицей гына түгел, ә Әлмәт шәһәренең иң борынгы уку йорты, ул 1918 елда, беренче дөньяви татар мәктәбе буларак ачылган.Аның тарихы - ул тулы бер чор. Шуңа күрә реконструкция вакытында уку йортының традицияләре һәм кыйммәтләре сакланган.

Рөстәм Миңнехановка бинада башкарылган ремонт эшләре, шулай ук уку йортын үстерү перспективалары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International