Татарстан укучылары Валерий Родинов һәм Гимран Абдуллин информатика IOI-2023 буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр яулады

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Россия командасы составы:   Гимран Абдуллин  Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатыннан, Иван Пискарев  Мәскәү шәһәренең 2086 нчы мәктәбеннән,  Валерий Родионов  Казан шәһәренең  Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан,  Антон Степанов Мәскәү шәһәренең  В.Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицееннан.

Россия командасын ИТМО Милли тикшеренү университеты доценты Андрей Станкевич һәм Мәскәү физика-техник институтының Югары программа инженериясе мәктәбе директоры Алексей Малеев җитәкли.

Олимпиада 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр уза.

Катнашучылар өчен биремнәр ике турда иде, һәркайсына бишәр сәгать вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә өч алгоритмик мәсьәлә чишәргә һәм программалаштырырга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International