Чарада укуда зур уңышларга ирешкән 30 укучы, халыкара олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре катнашты. Президент тәкъдиме буенча дәрес лекция рәвешендә түгел, ә фикер алышу форматында узды.
Владимир Путин кеше барырга тиешле юлны сайлауның мөһимлеген билгеләп үтте.
“Мөһим сөйләшүләр” дигән ачык дәрес барышында укучыларны борчыган төрле темаларга кагылдылар. Дәрес барышында Мәскәү, Төмән һәм Чегемнан укучылар остазлык темасын күтәрделәр. Владимир Путин илдә остазлык үсешенең мөһимлеген билгеләп үтте.