Россиядә «Профессионалитет» проектының 130 яңа кластеры ачылды

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Белем көнендә Россиядә "Профессионалитет" федераль проектының 130 яңа кластеры ачылды. Тагын 71 кластер үз эшен яңа уку елында дәвам итәчәк. Россия көллиятләренең 295 000 студенты «Профессионалитет» кластерларына керде. Бүген проектта Россиянең 68 төбәге катнаша, кластерларга 800дән артык көллият  һәм 900 дән артык оешма- эш бирүче  кергән.

1 сентябрьдән 70 мәгариф-җитештерү үзәге  радиоэлектроника, авыл хуҗалыгы, химия тармагы, мәгълүмат технологияләре, электротехника сәнәгате һәм башкалар кебек төп тармаклары өчен кадрлар әзерли башлый.

Тагын 60 кластер «Туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе», «Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммуникация технологияләре», «Сәнгать һәм креатив индустрия», «Клиник һәм профилактик медицина», «Хокук саклау өлкәсе һәм идарә» һәм «Педагогика» юнәлешләре» буенча эшли.

«Профессионалитет» проекты турында тулырак мәгълүмат Россия Мәгариф министрлыгы сайтының махсус бүлегендә һәм проектның рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International