Мәгариф министрлыгы укудагы уңышлар өчен медальләр бирү тәртибен һәм шартларын раслау турындагы боерыклар проектларын бастырды. Исегезгә төшерәбез, яңа уку елыннан башлап, аттестатында “4 “ле билгесе икедән артмаган очракта укучылар көмеш медаль алачак. Ул вузга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирә алачак. Ә алтын медаль 5 өстәмә балл бирәчәк. Медальләрнең алгы ягында - Россия Федерациясе Дәүләт гербының рельефлы сурәте. Әйләнә буенча өске өлештә - "РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯ" се дигән язу. Медальләрнең арткы ягында "ЗА ОСОБЫЕ УСПЕХИ В УЧЕНИИ"дип язылган, ә уртада - үзәктән чыккан нурлар фонында ачыла торган китап сурәте. Түбән өлеше декоратив пальма ботагы белән уратып алынган.