Быел Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге мәктәбенә беренче сыйныфка 56 укучы керде

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Быел Мәскәүнең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе 56 беренче сыйныф укучысын кабул итте. Бу хакта РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиле хәбәр итә.

 

Тантаналы линейкада катнашучыларны  Белем көне белән мәктәп директоры Роза Шакирова һәм уку йортының идарәче советы рәисе - Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов  һәм  тулы вәкаләтле вәкил исеменнән Иҗтимагый элемтәләр секторы консультанты Фикус Мортазина котлады.

Муса Җәлил исемендәге мәктәпкә 1997 елда нигез салынган. Биредә 32 милләт баласы укый. Мәктәптә татар теле укыталар һәм дүрт музей эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International