Казанда 19 нчы гимназиянең өстәмә корпусын төзү өчен 368 млн сум бүленәчәк

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Подрядчы төзелеш-монтаж һәм башка эш төрләрен, шул исәптән җиһазлар урнаштыруны һәм монтажлауны да кертеп, агымдагы елның 1 декабренә кадәр тәмамларга тиеш. Заказчы Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

19 нчы гимназиядә янкорма төзиячәкләр , анда уку кабинетлары, спорт залы һәм азык-төлек блогы булачак. Яңа корпус 280 урынга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International