"Безнең яңа укытучы" гранты

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Педагог һәм остаз елында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Безнең яңа укытучы» грантын яңарту турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Безнең яңа укытучы» грантын алуга конкурс чараларына старт бирде . Конкурста катнашу өчен гариза мәгариф бүлекләрендә (идарәләрдә) төзелә. Конкурска документлар 2023 елның 11 сентябреннән 13 сентябренә кадәр «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан шәһәре, Социалистическая ур., 5 нче йорт.

Грантны алу өчен конкурста  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы , муниципаль гомуми белем бирү оешмалары һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмалары педаголары катнаша ала, аларның яше 35 кә  җитмәгән һәм  3 ел  педагогик эшчәнлек стажына ия булырга тиеш. Моннан тыш, педагог мона кадәр  "Безнең яңа укытучы" грантын алмаган булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International