Октябрьдә Краснодар краенда «Большие смыслы» балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручыларның Бөтенроссия форумы узачак. Чара илнең төрле төбәкләреннән меңгә якын экспертны берләштерәчәк. «Большие смыслы» форумы - Россиядә балалар ялын оештыру белән шөгыльләнүче белгечләр өчен елның төп эшлекле вакыйгасы. Ул 2023 елның октябрендә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә (Анапа районы) офлайн һәм онлайн-форматларда узачак. Анда педагоглар, вожатыйлар, мәктәп директорлары һәм киңәшчеләре, балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашачак.
Форумны оештыручылар: РФ Мәгариф министрлыгы, “Смена” өстәмә белем бирү федераль үзәге, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыручылар.
Форумда 2023 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә нәтиҗәләр ясаячаклар һәм киләсе сезонга эш планын билгеләячәкләр. Шулай ук Форумда Россия балаларының ялын һәм аларны сәламәтләндерүне иң яхшы оештыру буенча беренче конкурста ун җиңүче билгеләнәчәк.
Катнашучыларны семинарлар, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм мастер-класслар көтә. Форумга теркәлү чараның рәсми сайтында большиесмыслы.рф 29 сентябрьгә кадәр.