"Бердәм Россия" бөтен ил буенча 200 меңнән артык балага мәктәпкә әзерләргә ярдәм итте. Алар күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балалар, СВО катнашучылары гаиләләренә, шулай ук яңа төбәкләрдәге балаларга тапшырылды. "Бердәм Россия" яңа төбәкләрдә яшәүче , балалары беренче сыйнфыка бара торган мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләргә 30 меңнән артык рюкзак тапшырды, дип билгеләп үтте партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин.
Белем алу һәм балаларны укыту өчен кирәк-яракларны җыюда Дагыстан, Татарстан, Карелия, Ленинград, Кострома, Мәскәү, Белгород, Оренбург, Пенза, Кемерово өлкәләре лидерлар булды, диде "Яңа мәктәп" партпроекты координаторы, Дәүләт Думасының агарту комитеты рәисенең беренче урынбасары Алёна Аршинова. Ул билгеләп үткәнчә, «Мәктәпләргә ярдәм» акциясе кысаларында өч меңгә якын мәгариф учреждениесенә ярдәм ителгән.