4 сентябрьдән 19 ноябрьгә кадәр 10 яшьтән 23 яшькә кадәрге татарстанлылар актуаль һөнәрләр белән бушлай таныша алачак. Форум кысаларында хоббидан һөнәргә булган траектория буенча 12 карьера трегы каралачак. Фестивальдә 12 компания катнаша, шул исәптән «КАМАЗ» ГАҖ, СБЕР, Сибур, Билайн, Самолет, «Татнефть» ГАҖ. Бу хакта матбугат конференциясендә PROинтерес фестивале җитәкчесе Эльвина Янышева хәбәр итте.
Чара Татарстан Республикасында өченче тапкыр уздырыла, һәр катнашучы үзен төрле өлкәләрдә һәм тармакларда сынап карый ала. Иң актив 150 катнашучы Чаллыга 4 көнлек күчмә сменага чакырылачак. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов әлеге проектның профориентация траекториясен төзүнең һәм үзенең булачак эш урынын билгеләүнең, бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары арасында, мөһим этапларыннан берсе булуын билгеләп үтте.