Татарстанда 149 мәктәп урманчылыгы яңа уку елында үз ишекләрен ачты

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының 149 мәктәп урманчылыгы яңа  уку елында балалар өчен үз ишекләрен ачты. Берләшмәләр үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә, шулай ук укучыларның һөнәри белемнәрен, урман эшчәнлеге өлкәсендәге тәҗрибәләрен алуга юнәлдерелгән. Шунысын билгеләп үтү мөһим, мәктәп урманчылыклары эше “Экология” илкүләм  проектын “Урманнарны саклау” федераль проектын “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

2023-2024 уку елында укучылар “Урманны саклыйк”, “Чиста яр”, “Кошларны кыш көне ашатыгыз”, “Яшә, чыршы”, “Кошларга оя бүләк итегез!”, “Хәтер бакчасы”, “Татарстанның чиста урманнары”, “Табигатьне саклагыз, ул гүзәл!”, “Яшә, чишмә, яшә!”, “Макулатура җый - агачны коткар”, “Экояз”, урман хезмәткәрләре көненә, урман тыюлыклары һәм милли парклар көненә, Халыкара урман көненә, Җиңү көненә чаралар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International