Казанның ике районында 3,8 мең урынлы өч мәктәп төзергә планлаштыралар

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Казанның Киров районында Пилотская урамындагы 101 нче полилингваль балалар бакчасы белән янәшә яңа мәктәп төзеләчәк.  Проект нигезендә, гомуми белем бирү учреждениесенең сыйдырышлылыгы 1501 урын тәшкил итәчәк.Территорияне планлаштыру проекты расланган инде, әмма аны гамәлгә ашыру сроклары әлегә билгеле түгел, дип белдерделәр мэриядә.

Моннан тыш, шәһәрнең Совет районында "Яңа Горки" торак комплексы янында мәктәпләр төзү өчен ике участок расланды. Аларның берсе Горки-Әмәт урманы белән гараж-төзелеш кооперативлары арасындагы участокта каралган. Икенчесе,   Родина  урамында,  проектлау эшләре алып барыла. Беренче мәктәп 1100 урынга , ә икенчесе 1224 урынга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International