«Абилимпикс» илкүләм чемпионатында катнашучылар 49 төп компетенция буенча ярышачак

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Мәскәүдә сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм  чемпионаты узачак. Ул 20-23 октябрь көннәрендә 49 төп компетенция буенча үтәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова «Абилимпикс» чемпионатын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында сөйләде.

Россия вице-премьеры хәбәр иткәнчә, 2023 елның мартыннан июнь аена кадәр 84 төбәктә "Абилимпикс" төбәк чемпионатлары уздырылган. Сентябрьдә Мәскәүдә региональ чемпионатның финалы узачак, ә октябрьдә Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә яңа субъектлар өчен Мәскәү көллиятләре территориясендә Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән 16 катнашучы өчен ярышлар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International