2023/24 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы башланды

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Сентябрьдә башланып  октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы ачыла. Олимпиаданың бу этабында илебезнең барлык төбәкләреннән 5-11 нче сыйныф укучылары катнашчака. Математика һәм рус теле буенча олимпиадада 4 нче сыйныфтан башлап катнашырга мөмкин. Олимпиада 24 гомуми белем бирү предметы: математика, рус теле, чит тел (инглиз, немец, француз, испан, кытай, итальян), информатика, физика, химия, биология, экология, география, астрономия, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук, сәнгать (дөньякүләм сәнгать культурасы), физик культура, технология, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча үткәрелә.

Олимпиадада катнашу өчен, олимпиада өчен җаваплы сыйныф җитәкчесенә яки мәктәп хезмәткәренә әйтергә кирәк.

Сорауларга җаваплар https://vserosolimp.edsoo.ru сайтының төп битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International