Белем көнендә “Укытучыга рәхмәт” акциясенә 1 миллионга якын укучы кушылды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Белем көнендә «Укытучыга рәхмәт» Бөтенроссия акциясе 1 миллионга якын катнашучыны җыйды. Педагог һәм остаз елында бөтен ил буенча үткән  тантаналы линейкаларда мәктәп укучылары укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Акция үткәрү вакытында аңа 1,5 млн кеше кушылды.

"Укытучыга рәхмәт" акциясе Россиядә май аенда старт алды. Анда катнашучылар арасында - Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, орбиталь станциядә булган эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре, космонавтлар, танылган телевидение алып баручылары, актерлар, эстрада йолдызлары һәм күренекле спортчылар бар.

Акциядә һәркем катнаша ала. Моның өчен яраткан укытучыңа шалтыратырга яки аның янына барып яисә социаль челтәрләрдә #СпасибоУчителю хештеге  белән  рәхмәт сүзләре язып  пост урнаштырырга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International