Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы оешмалары илнең фәнни-технологик үсешенең барлык стратегик инициативаларында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең «Планетадагы сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» халыкара күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Чара КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада биш югары уку йорты «2030 приоритеты» стратегик академик лидерлык программасында катнашалар. 3 алдынгы инженерлык мәктәбе, 2 махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәк, инжиниринг үзәге, шулай ук технологияләр трансферының тармакара үзәге эшли.
2023 елда дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкне булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре турында КФУ проректоры Данис Нургалиев сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Үзәк бөтен эре нефть-газ чыгаручы һәм сервис компанияләре белән уңышлы эшли.
Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда фәнни үзәк консорциумы тарафыннан Россия һәм чит ил компанияләре белән 1 млрд сумнан артыклык 160 проект башкарылган. Моннан тыш, консорциум илдә нефть-газ эше буенча студентлар укытып чыгаруның якынча яртысын һәм ел саен 5 мең тармак белгече квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.